Финн Олафссон - Скандинавия мифологиясе
Название: | Скандинавия мифологиясе | |
Автор: | Финн Олафссон | |
Жанр: | Мифы. Легенды. Эпос | |
Изадано в серии: | неизвестно | |
Издательство: | SelfPub | |
Год издания: | 2021 | |
ISBN: | неизвестно | |
Отзывы: | Комментировать | |
Рейтинг: | ||
Поделись книгой с друзьями! Помощь сайту: донат на оплату сервера |
Краткое содержание книги "Скандинавия мифологиясе"
Бу китап сезне Скандинавия халкы мифологиясе белән таныштырыр. Ул зирәк карт Один, батыр Тор, аның албасты Гримтурсеннар белән бетмәс көрәше, хәйләкәр Локи һәм башка кызыклы персонажлар турында сөйләп китәр.
К этой книге применимы такие ключевые слова (теги) как: Самиздат,невероятные приключения,татарский язык,скандинавская мифология
Читаем онлайн "Скандинавия мифологиясе". [Страница - 3]
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- . . .
- последняя (36) »
Гномнар җир астында эшләсә, бу вакытта эльфлар җирнең өстендә хезмәт иткән. Алар иң матур һәм хуш исле чәчәкләр үстерергә өйрәнгәннәр. Шуннан бирле ел саен җирне тагын да ямьлерәк һәм матуррак булсын өчен бизиләр.
Норналар
Кайгы-борчусыз, бәхетле итеп торган кешеләр алтын гасырда. Ләкин бу озакка сузылмаган. Бервакыт көнчыгыштан, албастылар иленнән Мидгардка өч хатын килгән. Берсе аның карт булган, Урд (Үткән) исемле, икенчесе урта яшьтә булган, Верданди (Хәзерге), өченчесе бик яшь булган, ул да булса Скульд (Киләчәк). Бу өч хатыннар күрәзәче, тылсымчы норналар булган. Аларда дөнья, кешеләр, хәтта аллалар язмышын билгеләү сәләте булган.
— Озакламый алтынга, җиңел табышка омтылу кешеләрнең йөрәгенә үтеп керәчәк, һәм алтын гасыр тәмам булачак, — дигән өлкән норна.
— Кешеләр алтын өчен бер-берсен үтерәчәк һәм алдыячак. Алтын үзенең ялтыравы белән күп данлыклы батырларның күзен томалыячак һәм алар шуның өчен сугышта һәлак булачак, — дигән уртанчысы.
– Әйе, барысы да сез әйткәнчә булачак, — дип раслаган кече норна. Ләкин вакыт үтү белән алтын үзенең хакимлеген югалтачак, һәм кешеләр яңадан бәхетле булачак, — дип өстәгән.
— Алтынга омтылу кешеләрне генә түгел, аллаларны да буйсындырачак. Алар да кан түгәчәк һәм антларын бозачак, — дип кабат өлкән норна сүз кузгаткан.
— Албастылар аллалар белән сугыш башлыячак. Бу сугыш күп еллар дәвам итәчәк, аллалар белән албастыларның һәлак булуы белән тәмамланачак, — дигән уртанчысы.
– Әйе, сез әйткәнчә булачак, ләкин бөтен аллалар да үлмиячәк. Аларның балалары һәм җинаять кылмаганнары исән калачак, һәм иске дөнья бетеп, яңасы барлыкка килгәч, алар аның белән идарә итәчәк, — дип каршы төшкән кече норна.
Шуннан соң дөньяда барысы да норналар юраганча була башлаган. Тора бара кешеләр йөрәгенә комсызлык үтеп кергән. Күбесе тыныч хезмәтне калдырып, кулларына кылыч, сөңгеләр алып, бер-берсенә сугышта каршы чыккан. Ә сугышлар белән бергә дөньяга мохтаҗлык һәм җинаятьләр килгән. Күктә кояш шулай ук балкып торган, ләкин хәзер инде беркем дә элеккечә бәхетле булмаган. Норналарның башка әйткән сүзе дә чынга ашкан: аллалар һәм албастылар арасында каты көрәш башланган. Асгардны яулый алмыйча, Гримтурсеннар яисә албастылар бөтен ачуын кешеләр өстенә яудырган. Имирның боздан һәм уттан туган токымнарына бөтен табигать көчләре буйсынган. Албастылар җиргә салкын, корылык, җил-давыл җибәргән, бозлар яудырган, кар ишелмәләре төшергән. Шуның сәбәпле күп кенә авыллар юкка чыккан. Мидгардны саклар өчен аллалар аны биек таулар белән уратып алган. Ләкин албастылар еш кына алар аша үтеп керә торган булган. Дөньяны һәлак итәр өчен, Гримтурсеннар кояш белән айга Скель һәм Гети дигән ике зур бүре җибәргәннәр. Шуннан бирле Скель — кояш, ә Гети ай артыннан чаба торган булган. Һәм Суль белән Мани алардан тау артына качып йөрергә мәҗбүр булган. Асларның берсеннән генә курка торган булган албастылар. Ул да булса, Тор, күк күкрәү һәм яшен алласы.
Асгард һәм Аслар
Болытлар өстендә, бик биектә, шундый биектә ки, хәтта иң үткен күзле кеше күрә алмаслык җирдә Асгард дигән матур ил бар. Нәзек, әмма чыдам Бифрёст дигән күпер — кешеләр аны салават күпере дип йөртә — Асгардны җир белән тоташтыра. Бифрёст буенча сузылган кызыл тасма — мәңге сүнми торган учак. Аллалар өчен зыянсыз, ләкин аңа кагылган башка җан иясен шундук һәлак итә ала бу күпер.
Асгард уртасында зур Игдрасиль корычагачының оч башы күренә. Аның ботаклары бөтен дөньяга сузылган, ә тамырлары — Нифльхеймда, Йотунхеймда һәм Мидгардта. Шул тамырлар астыннан искиткеч чишмәләр бәреп чыккан. Беренчесе, Гергельмир, Нифльхеймда урнашкан, икенчесе Йотунхеймда ага. Ул акыллылык чыганагы. Явыз албасты Мимир аның суларын саклап тора һәм беркемгә дә аннан эчәргә рөхсәт итми. Шуңа күрә бу чыганакны Мимир чыганагы дип тә йөртәләр.
Өченче чишмә, Урд, Мидгардта ага. Ул шундый үтә күренмәле һәм чиста, анда юынган һәр кеше кар кебек ак була. Кич белән Урд өстеннән томан булып баллы чык күтәрелә. Ул җирдәге бөтен чәчәкләрне бөрки, аннары аны бал кортлары җыеп, шуннан бал ясыйлар.
Урд чишмәләре янында зирәк норналар яши. Монда аларның зиннәтле сарае урнашкан, шунда алар кешеләрнең язмышын туган көненнән алып үлеменә кадәр билгелиләр.
Игдрасиль агачының оч башы Лерад дип атала. --">- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- . . .
- последняя (36) »
Книги схожие с «Скандинавия мифологиясе» по жанру, серии, автору или названию:
В Г Зарубин, Александр Георгиевич Зарубин - Сказки и легенды крымских татар Жанр: Сказки для детей Год издания: 1991 |
Джеймс С Бенневиль - Предания о самураях Жанр: Древневосточная литература Год издания: 2015 |
Василий Петрович Авенариус, Николай Иванович Надеждин - Богатыри и витязи Русской земли. Образцовые сказки русских писателей Жанр: Сказки для детей Год издания: 1990 |
В И Барсуков, Михаил Фоменко - Ярчук — собака-духовидец (Книга о ярчуках) Жанр: Научная Фантастика Год издания: 2018 |